Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Ришвәтчелекнең тамырын корытыйк”дип исемләнгән информацион-белешмә сәгать

 Максаты: Коррупциянең актуаль тема икәнлеген аңлату, аңа каршы көрәш чараларын билгеләү.

Безнең илдә коррупция, ришвәтчелек  иң актуаль тема булып кала бирә.Россия Президенты В.В. Путин аңа каршы киң колачлы көрәш җәелдерде, тик аңа карап кына ришвәтчелек кимеми.Шушы афәткә каршы бөтендөнья көрәш көнен тугызынчы декабрьдә билгеләп үтәбез.

Информацион-белешмә сәгатьтә  катнашучылар бер үк сүзне әйтте: ришвәт бирү – үзеңне алдау ул! Беренчедән , бу законсыз гамәл, икенчедән, намус ришвәткә караганда кыйммәтрәк. Димәк, ришвәт бирү файдасыз.

Ришвәтчелеккә каршы “ялган детекторлары” файдаланып түрәләрне тикшерүләре хакындагы язмалар белән таныштык, үзебез башлап йөргән көнкүреш коррупция хакында җанлы әңгәмә оештырдык.

 

Әңгәмә барышында  273 нче номерлы Федераль закон һәм аның өстәмәләре белән таныштык.ТР Мәгариф һәм министрлыгындагы ышаныч телефонының номерлары белән таныштык.

Коррупциягә “юк!” дип әйтү өчен 10 сәбәпне атадык, төрле җәмәгать  урыннарында ришвәтчелек белән очрашканда үз-үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында сөйләштек, берничә төрле ситуацияне тикшердек.

 Информацион-белешмә сәгать  азагында бу көрәшнең бик катлаулы икәнен, моның өчен халыкның менталитетын үзгәртергә, ә иң беренче чиратта,һәркем үзеннән башларга тиеш дигән фикергә килдек.