Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Аналар һәм балалар өчен информацион-белешмә сәгать“Язмышларга буйсынмас җаннар”

ИПЧ мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган шәхесләр татар язучылары Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровка багышланган иде.

Балалар белән мөмкинлекләре чикле булганнар янында үзебезне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшердек, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан аларга һәрберебезнең ярдәм күрсәтүен үтендек.

Укытучылар Сабирзянова Хәлимә һәм Гарифуллина Фәния Ф.Яруллин һәм Г.Сәгыйровның тормыш юлы белән таныштырды.

Китапханәче Ф.Яруллинның балалар өчен язган әкиятләре, шигырьләре белән, аның төп терәге булган Нурсөя апа белән таныштырды. Гаптелхәев Алмаз “Эшнең аның ние бар” дигән шигырьне сөйләде.

Китапханәче Г.Сәгыйровның китаплары, тешенә карандаш кыстырып ясаган рәсемнәре, Самара өлкәсе Иске Фәйзулла авылындагы Сәгыйров яшәгән йорт белән таныштырды. Г.Сәгыйровның мөрәҗәгатен җиткерде:” Кешеләр, зинһар үзегезне бозмагыз, төрле начар гамәлләр кылмагыз, андый кешеләр үз тормышын гына түгел, башкаларның да тормышын боза. Иртән торгач аяк-кулларыгызны бәйләп куеп карагыз... Бәлки минем тормышны ничек яратуымны, йөрәгемдә нинди сагыш йөртүемне аңларсыз...”