Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Музыкаль кунакханә "Күңелемә көзләр шакый"

     Ак-Чишмә мәктәбенең спорт мәйданчыгына җыелган өлкәннәребез алтын көзле табигатькә хозурланган арада баянчыбыз Мөхәммәтханов Тәлгать сыздырып баян уйнап җибәрә. Талгын көй астында   Ак – Чишмә авылы  китапханәчесе Мөхәммәтдинова Халидә бәйрәмгә дип килгән өлкәннәрне үз исеменнән, “Ак-Чишмәнең ак калфаклары” клубы исеменнән Өлкәннәр көне белән ихлас котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде. Аларның сафы сирәгәя баруга ачынып сөйләде. Өлкәннәр дә үзләренең теләкләре, гозерләре хакында сөйләштеләр. Өлкәннәребезгә Мөхәммәтдинов Тәлгать, Гафиуллина Гөлнур һәм Гүзәлия апалар, Мөхәммәтдинова Халидә матур җырлар, Жанна Алексеевна дәртле бию бүләк иттеләр.

     Кичә  чәй өстәле артында дәвам итте, социаль хезмәткәр Мөхәммәтдинова Фәрүдә пешереп алып килгән гөбәдия белән сыйланып, үзләре пешереп алып килгән милли ризыкларыбыздан авыз итеп, самавырда җырлый- җырлый кайнап утырган чәйләрдән эчеп,   нәфис сүз, моңлы җырлар тыңлап  өлкәннәр рәхәтләнеп ял итте, үзләре дә бик матур итеп җырлап күрсәттеләр, гармунга ияреп яшьләрчә биеп тә җибәрделәр.

     Өлкәннәр өйләренә җылы хисләр белән таралыштылар.