Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

2-4 нче класс укучылары белән викторина"Җитезләр,тапкырлар мәҗлесе"

Максаты: балаларда кирәкле китапны табарга өйрәнү, мөстәкыйльлекне арттыру, кызыксынучанлыкны үстерү, дәресне балаларны кызыксындыручы уен формасында оештыру.

Башта алдагы библиографик дәресләрдә алган белемнәрне хәтердә яңарттык.

Аннары укучылар аерым төркемнәргә  урнаштырылган китаплар белән  таныштылар, кайсы төркемдә нинди китаплар куелганын хәтердә калдырырга тырыштылар.

Балаларга махсус фишкалар өләштем. Алар берәм-берәм кубикны тәгәрәтеп, уен шартлары буенча ничә очко чыкса,фишкалар белән тиешле адымнар ясыйлар,әгәр фишка төсле шакмакка төшсә,  күрсәтелгән биремнәрне башкардылар:  күрсәтелгән китапның кайсы бүлектә икәнен күрсәтү, китапны табып алырга, биремдә язылган әсәрне эзләп табарга, сорауга җавап әйтергә,  җавапларын дөрес әйтү буенча җиңүчене билгеләү.

Балалар кызыксынып, биремнәрне бик җиңел башкардылар , соңыннан ”Кем беренче?” уенын уйнадык.