Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яшьләр белән әңгәмә"СПИД-замана чире"

Максаты: Китапукучыларга СПИДның тормыш өчен зур куркыныч тудыруын аңлату, аларны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү.

“Беренче декабрь халыкара СПИДка каршы көрәш көне итеп билгеләп үтелә, аңлаганыгызча, бу мәсьәлә дөньякүләм масштабларга ия .Без һәрберебез бу турыда белеп торырга, иптәшләребезгә дә аңлатырга тиеш. СПИД күпчелек очракта наркоманнар юлдашы. Сезнең тормышта наркотикларга, шулай ук очраклы җенси контактларга урын булмаска тиеш. Киресенчә, булган буш вакытны без спорт белән шөгыльләнеп, китап укып уздырырга тиеш. СПИД  әлегәчә өйрәнелмәгән чир, аннан дәвалану юк, шуңа күрә бу чир йогарга мөмкин урыннардан һәрберегез ерак булырга тиеш,”- дип сөйләде  китапханәче.

Әңгәмәдә катнашучылар Спид турындагы сорауларга җавап бирделәр, бу мәсьәләгә үз карашларын аңлаттылар.

Аннары китапханәче  “СПИД: бояться не нужно, нуңно знать “дип исемләнгән электрон презентация  белән таныштырды,әңгәмәдә катнашучылар иммун күзәнәкләр,Вич күзәнәкләре белән таныштылар.Спидның ничек итеп таралуы, нинди очракларда ВИЧ йокмавы, беренче билгеләре, нинди нәтиҗәләргә китерәен, саклану ысулларын презентация белән бәйләп бик әйбәтләп аңлатты.