Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар иртәсе “Күзләреңнән, Әнкәй, нур сибелә!”

Максаты : Кечкенә класс укучыларында әниләргә,әбиләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү. Әниләрне бәйрәм белән котлау.

Башта мәктәп директоры Сабирзянова Х.Х.  әниләрне бәйрәм белән котлады.

    Аннары китапханәче иң күп китап укыган әниләрне һәм балаларны атады, иң күп чарада катнашкан, төрле конкурсларда җиңгән укучыларны әйтеп үтте, җиңүчеләргә медальләр, мактау кәгазьләре тапшырды,  яңа кайткан китаплар белән таныштырды.

     Балалар әниләргә багышланган шигырьләрне башкардылар, әниләргә, әбиләргә багышланган җырлар җырладылар, матур биюләр башкардылар. Әниләргә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.