Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Библиография көне" Һәрчак ярдәмгә килә"

Максаты: Китап укучыларга    сүзлекләрнең, энциклопедияләрнең кирәк  икәнлеген күрсәтү, алар белән файдаланырга өйрәтү.

Иртәдән башлангыч класс укучылары белән  “Сүзлекләрне  куллана белик” дип исемләнгән библиографик дәрес уздырдык. Орфографик, синонимнар, татарча-русча уку-укыту сүзлекләре, инглизчә-русча-татарча сүзлекләр белән таныштык, билгеләнгән сүзләрне эзләп таптык, кем иң күп сүзне таба бәйгесе уздырдык. Татар исемнәре сүзлегеннән катнашучыларның исемнәренең аңлатмаларын таптык. Библиографик описание эшләргә өйрәндек. Балалар энцеклопедиясе белән кулланырга өйрәндек.

Яшь әниләр белән “Энциклопедия- гыйлем сандыгы”  исемле библиография дәресендә филолог, рәссам, химик, игенче, музыкант энциклопедик сүзлекләре белән эш итәргә өйрәндек. Балалар энциклопедиясе белән таныштык. Кече совет энцеклопедиясен җайлы гына итеп файдаланырга өйрәндек . Библиографик описание эшләргә өйрәндек. Биремнәр язылган карточкалар өләштем, һәркем шуны үтәде. Соңыннан  махсус таблицада дәрескә үз бәяләрен белдерделәр.

Өлкәннәр кече совет энциклопедияләре белән эшләргә, күрсәткечләрдән табарга өйрәнделәр.” Энциклопедиядән  кем тизрәк таба?” уены уйнадык.