Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Әниләр көне уңаеннан “Оҗмах әниләрнең аяк астында” дип аталган авыл халкы өчен әдәби-музыкаль кичә.

Максаты:  Авыл халкы  өчен ял кичәсе оештыру, “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге белән таныштыру.

Кичә Габдулла Тукайның “Ана догасы” исемле шигыре белән башланып китте.

  Китапханәче китапханәгә килүче газета-журналлар, яңа кайткан китаплар белән таныштырды , “Ак калфак” оешмасы нинди максатларны алда тотып эшләве турында сөйләде, милли йолаларыбызны буыннан-буынга тапшырырга, телебезне сакларга, балалар һәм оныклар тәрбияләүдә миллилекне истә тотарга өндәде.

Китапханәче әниләрне бәйрәм белән котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың сүзләре белән үзенең чыгышын тәмамлады.

Кичәне Наратлык авылыннан  килгән Хабибуллиннар гаиләсе башкарган милли  һәм авылыбызның  яшьләре Гарафутдинова Айсылу һәм Алсу, Манакова Ксения, Хазиева Кадрия башкарган  заманча җырлар белән, Казан дәүләт мәдәният институты студенткасы Викториянең скрипка моңнары, Хабибуллина Зәринә, Мухаметдинова Чулпан сөйләгән матур шигырьләр, Мухаметдинова Халидә чыгышында  төрле әсәрләрдән алынган аналар турындагы өзекләр белән үрелеп барды.