Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар өчен китапханә дәресе “ Белем иленә юл китап аша”

Максаты: балаларда кирәкле китапны табарга өйрәнү, мөстәкыйльлекне арттыру, кызыксынучанлыкны үстерү.

Башта алдагы библиографик дәресләрдә алган белемнәрне хәтердә яңарттык.

Аннары укучыларны махсус алар өчен дип эшләнгән әрҗә янына чакырдым, укучылар бүлемнәргә урнаштырылган китаплар белән  таныштылар.

Балаларга махсус карточкалар өләштем. Алар берәм-берәм шундагы биремнәрне башкардылар:  күрсәтелгән китапның авторын, исемен, елын табу, кайсы бүлектә икәнен күрсәтү, китапны табып алу.

Дәрес азагында китапларны саклап тоту  кагыйдәләрен искә төшердек.

Балалар кызыксынып, биремнәрне бик җиңел башкардылар .