Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Мәдәни дәрес "Без-Тукай оныклары"

Китапханәче Габдулла Тукай сурәтен күрсәтте, беренче сыйныф укучыларыннан анда кем сурәтләнгәнен сорады, Тожалиев Слава дөрес итеп җавап бирде.

Әкрен генә”Туган тел” көе яңгырый.

Балалар бу җырның исемен атадылар, сүзләрен кем язганын әйттеләр.

Китапханәче  кыскача Тукайның биографиясе белән таныштырды. Балалар Тукайның якташыбыз булуы белән горурлануларын җиткерделәр, аның балалар өчен язылган шигырьләрен, әкиятләрен атадылар.

Гаптелхәев Алмаз сәнгатьле итеп “Исемдә калганнар” әсәреннән бер өзек башкарды.

Китапханәче мәдәни көндәлектәге Тукай сәхифәсе белән таныштырды, Сабирзянова Ания белән Тухфатуллина Эльвира Яңа Кырлай авылында музейда күргәннәре хакында сөйләделәр.Маматҗанов Ихтияр Казан шәһәрендә күргән “Шүрәле табышмаклары” скульптур композициясе хакында  бәян итте.

Китапханәче балаларга Тукай шигырьләрен сөйләргә тәкъдим итте. Иң сәнгатьле башкаручылар - Сабирзянова Ания “Туган авыл” шигыре, Гаптельхәев Алмаз “Кызыклы шәкерт” шигыре белән.

 “Елның дүрт фасылы” шигыре яңгырады, балалар ел фасылларын атадылар,  шигырьнең исемен әйттеләр.

Тукай шигырьләрен укыганда төшеп калган сүзләрне таптылар. Икенче мәдәни дәрескә өй эше итеп көндәлектәге сүзләрне кулланып шигырь язу бирелде.

Мәдәни дәрестә иң актив катнашкан Сабирзянова Ания белән Гаптельхәев Алмаз “Тукай оныклары” исемле мактаулы титулга ия булдылар

Дәрес “Туган тел “ җыры белән тәмамланды.