Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Өлкәннәр алтыннар, безгә бик якыннар” дип аталган Ак-Чишмә авылының өлкәннәре белән очрашу кичәсе

Максаты: Өлкәннәрне  бергә очраштырып  аралаштыру, аларны Өлкәннәр көне белән котлау.

Башта  китапханәче кичәгә килгән өлкәннәрне “Йолалар-милләтнең көзгесе”,”Ак  калфаклы” халкым мәңге яшәр” исемле китап күргәзмәләре , китапханәгә килүче газета-журналлар, яңа кайткан китаплар белән таныштырды , “Ак калфак” оешмасы нинди максатларны алда тотып эшләве турында сөйләде, өлкәннәрне ай саен бер җыелышып аралашырга чакырды, оныклар тәрбияләүдә миллилекне истә тотарга өндәде.

Китапханәче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде.Аларның сафы сирәгәя баруга ачынып сөйләде..  Өлкәннәр дә үзләренең теләкләре, гозерләре хакында сөйләштеләр.

Китапханәче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың сүзләре белән үзенең чыгышын тәмамлады.

Кичә  чәй өстәле артында дәвам итте, өлкәннәр рәхәтләнеп ял итте.