Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Мәдәни дәрес - ”ТУГАН ИЛ Туган төбәктән башлана”.

Максаты:Балаларда туган авылга, үзебез яшәгән районга, республикага, илебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган җирнең бик кадерле икәнен аңлату,  аларга укучының мәдәни көндәлеген тапшыру, көндәлекне алып баруның тәртибен төшендерү, алда узачак мәдәни дәресләр турында сөйләү .

“Туган ил “ төшенчәсе үз эченә нәрсәләрне ала, шулар хакында сөйләштек, балаларны һәр яктан мәдәниятлы итеп тәрбияләргә ярдәм итүче көндәлек белән таныштык, конкурс максатлары, аның этаплары белән таныштык .

Башта үзебезнең илебез, аның президенты,  символикасы, башкаласы белән таныштык.

Аннары үзебезнең  республика, аның символикасы, аның беренче президенты, бүгенге президенты, истәлекле урыннары, башкаласы Казан хакында сөйләштек. Укучылар җәйге каникулда Казанның нинди истәлекле урыннарында булганнарын атадылар.

Соңрак районыбыз, авылыбыз, безнең җирлектәге истәлекле урыннар белән таныштык. Ватанны ярату әти-әниләрне, туганнарны, дусларны,укытучыларны, туган авылны яратудан башлануын аңлаттык.

Һәр класс укучыларын аерым-аерым чакырып аларга тантаналы төстә яңа мәдәни көндәлекләр тапшырдык.

Дәрес бик мавыктыргыч булды, укучыларга бик ошады.