Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Парклар һәм скверлар көне” фестивале уңаеннан кече класс балалары өчен “Бакчабызның түрен бизи алтын-бакыр яфраклар, энҗе- мәрҗән тәлгәшләр” дип исемләнгән “Урман-шоу” интеллектуаль уен

Максаты: балаларның күңелендә  бакчаны бизәп торучы агачларга карата мәхәббәт тәрбияләү.Аларның фикерләү сәләтен,иҗади активлыгын үстерү.

Уен башында балалар ике командага бүленде.Командалар  исем сайлаган арада китапханәче белән кечкенә балалар арасында бакчалар, агачлар турында бик җанлы әңгәмә булды.Балалар агачларның нәрсә өчен кирәклеген,аны саклар өчен нәрсәләр эшләргә икәнен, бакчабызда нинди агачлар үскәнен бик матур итеп сөйләделәр.

Уенның беренче турында командалар үзләре белән таныштырды.

Икенче турда чылбырсыман тезелгән иҗекләрдән агачларның исемнәрен табып укыдылар. Командалар,бирелгән вакытка сыешмады, өстәмә минут алдылар. Ике команда да 1 әр бал алды.

Өченче тур”Безнең бакчабыз” дип аталды.Балалар рәсемнәргә карап, теманы ачып бирә торган хикәя төзеп сөйләделәр. 2 команда да бишәр балл җыйды.

Дүртенче тур –“Мин барысын хәтерлим”.

Балалар чылбырны өзимчә урман кошларын,җәнлекләрен,агачларын атадылар.

Алдагы турларда “Кайсы җәнлек артык? ”,”Кайсы кош артык?”,”Кайсы агач артык?”дигән уеннар уйналды.

Сигезенче турда агачлар, бакчалар  турында әкиятләр сөйләргә туры килде.Бу турда “Яшь бакчачылар”командасы җиңде.

Кәрәзле башваткыч чишүдә “Урман дуслары”команды алдынгылыкны алды.

Ике команданың капитаны да сорауларга бик тиз һәм дөрес итеп җавап бирде.

Гомуми нәтиҗә ике команда да 28 балл тәшкил итте.

Уенда катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Уен куелган максатка иреште.