Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

башлангыч класс укучылары өчен “Мәрхәмәтле булсаң, мәртәбәле булырсың” исемле информацион-белешмә сәгате

Максаты: Балаларда мәрхәмәтлелек ,кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү .

   “Салават күпере” балалар журналына ияреп  “Әкиятләр әкиятләр иленә” сәяхәт иттек, балаларда бары тик яхшылык сыйфатлары гына үстерә торган әкиятләргә анализ ясадык.

 “Өч кыз” әкиятен тыңладык-3б..Өченче кызга характеристика бирдек.Әниләргә мәрхәмәтле булырга кирәклеген төшендек, бусын туганҗанлылык дип атадык.

“Азамат күпере “ әкиятендәАзаматның ярдәм итүе - мәрхәмәтлек турында сөйләштек,бусы кеше хәленә керү,аңа ярдәм итүгә керә дидек.

“Ике туган “ әкиятендә  мәрхәмәтлелекнең юмартлык дип аталганы була дип нәтиҗә чыгардык.

“Тапкыр кыз”әкиятендә яхшылыкның явызлыкны җиңүен аңладык.

“Юмарт дөя”әкиятендә дөянең  мәрхәмәтле булуын билгеләдек,аның бу сыйфатын юмарт була белү дип бәяләдек.

Мәрхәмәтлек турында мәкальләр әйттек.

Риза Фәхретдиннең Мөгамәлә әдәпләре белән таныштык.