Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Авыл халкы белән әңгәмә "Экстремизм кешелеккә яный"

Максаты: китап укучыларда экстремизм, терроризмга каршы торучанлык тәрбияләү, бу төшенчәләрнең безнең җәмгыять өчен чит икәнлеген аңлату.

Әңгәмә «экстремизм» һәм “терроризм” сүзләренә аңлатма   бирүдән башланды.Аннары китапханәче соңгы вакытта 500 гә якын террорчылык группасы барлыгын ,алар соңгы 10 елда 6500 ләп халыкара террорчылык актлары башкарылуын , шуларда ун меңләгән кеше һәлак булганын ,аннан да артыгы бик зур зыян күргәнлеген сөйләде . Террорчылар бөтен дөнья  халыклары арасында дуслыкны таркату , кешеләрне бертуктаусыз курку хәлендә  тоту ,аерым дәүләтләрнең яки кешеләрнең материаль байлыгына зыян салу максатында шулай эшләвен бик яхшылап аңлатты. Ул үзенең чыгышында Бесланда , Американың иң зур сәүдә үзәгендә, Мәскәү метросында, Париж редакциясендә һәм аэропортында булган вакыйгаларны да искә алды.Сүзен йомгаклаганда экстремизмның ислам диненә бер катнашы да юклыгын , исламның бик гуманлы дин икәнлеген бик яхшылап аңлатты .

Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиевнең “Халыклар дуслыгы-Татарстан халкын бизи торган бер күренеш.Ул –безнең иң зур байлыгыбыз”,дигән фикере һәр чорда да кулланма итеп алырлык алтын сүзләр ,- дип дәвам итте китапханәче. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Р.Батров,сәнгать фәннәре кандидаты Г.Макаровның ,РТ Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе И.Шәрипов сүзләреннән күренгәнчә “Тыныч яшәүләргә ни җитә?”,-дип аларның чыгышлары белән таныштырды.Китапханәче шунда утырганнарга сорау бирде:

-                     Сез ничек уйлыйсыз,террорчыларның максаты нәрсә ?

Җаваплар төрлечә булды:

- Нык үсеш алган  илләрдә халык  арасында коткы тарату.

- Дәүләт һәм аерым шәхесләр милкенә зыян салу.

- Кешеләрне курку халәтендә тоту һәм күпләп юк итү.

- Дәүләтләр һәм төрле халыклар арасында тыгыз дуслык элемтәләре булдыруга каршы килү.

Китапханәче кабат сорау бирде:

-Нинди саклык чаралары күреп була?

1)таныш булмаган яки киенүе,сөйләме,үз-үзен тотышы сәер булган кешеләр белән сак булу,

2)йөргән урыннарда иясез пакетлар,төргәкләр табылса ,бу турыда полициягә хәбәр итәргә,

3)үз халкыбызның тарихи һәйкәлләрен,йолаларын,гореф-гадәтләрен әйбәтләп өйрәнергә  һәм шулардан читкә тайпылмаска.