Балалар өчен “Без терроризмга каршы” дип исемләнгән информацион-белешмә сәгать
Максаты: балаларда,терроризмга каршы торучанлык тәрбияләү, бу төшенчәләрнең безнең җәмгыять өчен чит икәнлеген аңлату.
Информацион-белешмә сәгать “терроризм” сүзенә аңлатма бирүдән башланды.
Аннары мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. соңгы вакытта 500 гә якын террорчылык группасы барлыгын, алар соңгы 10 елда 6500 ләп халыкара террорчылык актлары башкарылуын , шуларда ун меңләгән кеше һәлак булганын, аннан да артыгы бик зур зыян күргәнлеген сөйләде . Террорчылар бөтен дөнья халыклары арасында дуслыкны таркату , кешеләрне бертуктаусыз курку хәлендә тоту, аерым дәүләтләрнең яки кешеләрнең материаль байлыгына зыян салу максатында шулай эшләвен бик яхшылап аңлатты. Ул үзенең чыгышында Бесланда , Мәскәү метросында, Париж аэропортында булган вакыйгаларны да искә алды.
Китапханәче балаларга үз-үзеңне җәмәгать урыннарында тоту, шикле предметларга , шикле кешеләргә тап булганда нәрсәләр эшләргә кирәклеген ныклап аңлатты.
- Сез ничек уйлыйсыз,террорчыларның максаты нәрсә ?
Җаваплар төрлечә булды:
- Төрле илләрдә халык арасында курку хисе тарату.
- Дәүләт һәм аерым шәхесләр милкенә зыян салу.
- Кешеләрне курку халәтендә тоту һәм күпләп юк итү.
- Илләр, халыклар арасында тыгыз дуслык элемтәләре булдыруга каршы килү.
Китапханәче кабат сорау бирде:
-Нинди саклык чаралары күреп була?
Түбәндәге җаваплар яңгырады :
1)таныш булмаган яки киенүе,сөйләме,үз-үзен тотышы сәер булган кешеләр белән сак булу,
2)йөргән урыннарда иясез пакетлар, төргәкләр табылса , бу турыда полициягә хәбәр итәргә,
3)үз халкыбызның тарихи һәйкәлләрен,йолаларын,гореф-гадәтләрен әйбәтләп өйрәнергә һәм шулардан читкә тайпылмаска.
Информацион-белешмә сәгатьтә катнашучылар һәр чыгышны зур кызыксыну белән тыңлады , сорауларга актив җавап бирде .
Куелган максат ирешелде.