Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар өчен “Без яраткан ТУФАН, безне яраткан ТУФАН ...” дип исемләнгән сорау-җавап иртәсе

Балалар мәйданчыгы” циклыннан Ак-Чишмә мәктәбенең спорт мәйданчыгында балалар өчен “Без яраткан ТУФАН, безне яраткан ТУФАН ...” дип исемләнгән сорау-җавап иртәсе узды.

 Егерме бишенче августта 81 еллыгын тутырган булыр иде,дип  Туфан Миңнуллинны бер минутлык тынлык белән искә алдык.

 Башта “Акбайны язган Туфан абый” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык.

Аннары китапханәче Туфан Миңнуллинның тормыш юлы белән таныштырды.

Китапханәче “Дуслар җыелган җирдә”  исемле китап белән таныштырды, Туфан абыйның кул тамгасы, китаптагы фотолар белән таныштырды.

Аннары сорау-җавап уенына керештек.Сораулар Туфан Миңнуллинның ”Авыл эте Акбай” һәм “Кәрлә- мәктәп баласы” исемле пьесалары,”Җылантау” исемле әкияте буенча әзерләнгән иде.Барыбыз бергә барлык сорауларга да җаваплар таптык, соңыннан”Авыл эте Акбай” исемле пьесасыннан Акбай белән Чарли сөйләшүен рольләргә бүлеп уйнадык.