Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Просмотр-обсуждение кинофильма “Белый Бим Черное ухо” для детей младшего и среднего возрастов.

Россиядә Кино елы   уңаеннан  кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары  өчен “С книжной полки на голубой экран” тематикасы белән Гавриил Троепольскийның “Белый Бим Черное ухо”китабы буенча режиссер Станислав Ростоцкий экранлаштырган “Белый Бим Черное  ухо”фильмын карау һәм “Эт- кешенең дусты” исемле фильм буенча фикер алышу оештырды.

Балалар киноны бик яратып карадылар, фикер алышу вакытында Семенов Данила эт дус кына түгел, туган кебек була дип нәтиҗә чыгарды. Валиева Айзилә фильмның азагы башкачарак бетүен теләвен әйтте. Муллаянов Руслан этнең кешеләргә ышанычы бетте, ул шуңа үлде дип көрсенде.

Балалар теләге буенча бу фильм икенче көнне кабат күрсәтелде.