Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар өчен «Беркөн шулай гөлләр бакчасында чәчәкләргә кылдым тамаша” исемле белешмә- кызыклы уен

Башта уенда катнашучыларны уен шарты белән таныштырдым, төрле чәчәкләр рәсемнәре булган китаплар, ” Салават күпере” журналы өләшеп чыктым, алар анда нинди чәчәк бар икәнен карап, билгеләп куйдылар. Балаларга чәчәкләр турында хикәя сөйләдем, хикәядә чыккан чәчәк исемнәрен  ишетүгә, балалар чәчәк исемен кабатлап, аның рәсемен күрсәтәләр, китапханәче шул чәчәк турында белешмә бирә, аннан уен дәвам итә, биш җавапны дөрес әйткән уенчының түгәрәгенә туп күчә, өч тапкыр туп алгач, уенчы үзәктәге түгәрәккә күчә, җиңүче була. Уенның җиңүчесе Казан шәһәреннән җәйге ялга кайткан Валиева Айзилә булды.

Уен азагында балалар белән үзебезнең бакчада үсүче чәчәкләр дөньясына “сәяхәт” иттек.

Балалар күп төрле чәчәкләр белән таныштылар,алар турында кызыклы мәгълумат алдылар.