Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Музыкаль кунакханә “Рәхмәтемнең иң олысы галиҗәнәп АНАГА!"”

       Максаты : Кечкенә класс укучыларында әниләргә,әбиләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү. Әниләрне бәйрәм белән котлау.

       Бәйрәмне  китапханәче Габдулла ТукайныңАна догасышигыре белән башлап җибәрде, барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, алар хөрмәтенәӘнкәйисемле җыр башкарды. ”Оҗмах әниләрнең аяк астындаисемле китап күргәзмәсе һәм өлкән яшьтәге әниләрнең кул эшләре күргәзмәсе эшләде.

       Мәктәп мөдире Сабирзянова Хәлимә мәктәп коллективы һәм җирле үзидарә исеменнән бәйрәм котлаулары тапшырды. Мәктәп коллективы “Әниләргә мең рәхмәт” исемле музыкаль композиция куйды.

      Мухаметдинова Халидә Марат Кәбировның “Бердәнбер һәм кабатланмас”  әсәре буенча әзерләнгән Фатыйма монологын башкарды.

     Авылыбызның баянчысы Мухаметханов Тәлгать өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, аларга изге теләкләрен җиткерде. Үзенең дәртле көйләрен,моңлы җырларын әниләргә  бүләк итте.

    Бәйрәмгә килүчеләр күтәренке күңел белән таралыштылар.