Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Сәнгать киче “Ач, Шигърият, серләреңне!”

     Шигырьләр укуны көчәйтү максатында киң катлау укучылар өчен “Ач, Шигърият, серләреңне” исемле әдәби кичә үтте. Абдуллина Алисә китап укучыларга: ”Яңгыр турында шигырь укысагыз, эре тамчыларның тузанга төшеп эз калдырганын күзаллагыз, әни турында булса, әнкәгезнең иң авыр вакытында иренен тешләп түзгәнен күзаллагыз, табигать күренеше булса, зәңгәр күктә салават күпере күргәндәй булыгыз,” – диде.

     Киң катлау укучылар өчен “Шигърият дөньясында” исемле  күргәзмә эшләде. Бу күргәзмәгә күзәтү ясалды, Хисматуллина Алисә һәм Мухаметдинова Халидә үзләре язган шигырьләр белән таныштырды, соңыннан китап укучылар үзләре төрле темадагы шигырьләрне кычкырып укыды.