Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Сак булыгыз: алдаркараклар” белешмә - мәгълүмат сәгате

       Киң катлау китап укучылар өчен  Ак-Чишмә мәктәбендә узган  “Сак булыгыз: алдаркараклар” исемле белешмә - мәгълүмат сәгатендә китапханәче “Сак булыгыз: алдаркараклар” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды, катнашучыларны алдаркараклардан саклану кагыйдәләре белән таныштырды. Банк карталары белән эш иткәндә һәрвакыт саклык чараларын төгәл үтәргә чакырды.

       Китапханәче көндәлек кулланыш техникасы өйләргә кереп тәкъдим итүчеләрдән ничек итеп алданмаска икәнен аңлатты. Шулай ук үзләрен газ оешмасыннан, банктан я пенсия фондыннан дип атап өйләргә йөрүчеләр белән аралашканда нинди кагыйдәләрне искә тотарга, бу кешеләр шик тудырса, үзеңне ничек тотарга һәм кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеге хакында сөйләде. Өлкәннәргә балалар белән даими аңлату эшләре алып барырга кирәклеген төшендерде