Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Туган як чишмәләре” дип аталган мәдәни дәрес

      Урта мәктәп яшендәге китап укучылары белән “Туган як чишмәләре” дип аталган мәдәни дәреснең башында китапханәче чишмәләр турында  лекция укыды, Мөхәммәт Мәһдиевның “Торналар төшкән җирдә” повестеннән “Әле дә чишмәләр бар әле...” исемле хикәясен кычкырып укыды, безнең төбәкнең өч чишмәсен өч китап укучыга бүлеп бирде.Китап укучылар иҗади эш башкардылар: әле генә ишеткән мәгълуматларны кулланып, өч чишмә турында кыска гына хикәя яздылар.

       Ахырдан Аглуллина Алинә Ак-Чишмә чишмәләре тарихы белән таныштырды.