Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Театр – серле дөнья” - мәдәни дәрес .

  

       Кече мәктәп  яшендәге китап укучылары өчен оештырылган мәдәни дәреснең  башында алдагы мәдәни дәресләрдә театр турында алган белемнәрне ныгыттык, узып баручы елның Россиядә театр елы икәнен билгеләп үттек. Китапханәче театр тарихы турында лекция укыды, мәдәни көндәлек белән эшләдек, өй эше бирдек    

     Китап укучылары мәдәни дәрестә актив катнашты, алар өчен театр тарихы турында яңалыклар ишетү театр дөньясына зур сәяхәт булды, Казан каласындагы “Әкият” театры турында күбрәк белергә ярдәм итте.

     Дәрес азагында “Театр – серле дөнья” исемле электрон презентация белән таныштык.