Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел” дип аталган сәламәтлек дәресе.

      Максаты : сәламәтлекне саклауның зарурлыгын аңлату, исерткеч эчемлекләрнең зарарлы булуын төшендерү, исерткеч эчемлекләр булган җирдән читтә йөрү гадәте булдыру, ихтыяр көче тәрбияләү.

      Башта кеше өчен сәламәтлек саклауның ничек мөхим икәнлеге хакында сөйләштек. Сәламәтлеккә зыян салучы факторларны барладык.

      Балалар узләре исерткечләргә нинди эчемлекләр кергәнен атадылар, күрсәтелгән эчемлекләрне файдалы һәм зарарлыга аердылар.         

      Китапханәче алдан хәзерләнгән күрсәтмә материаллар нигезендә, “И одна капля алкоголя вредна!” дигән электрон презентация ярдәмендә һәр төрле алкогольле эчемлектә ничә грамм агу бар икәнен, аның тәэсирендә кайсы органнарга нинди зыян килүен, аларны куллану нинди аяныч нәтиҗәләргә җентекләп аңлатты.

       Аннары бер малайдан ачык хат укыдык, аңа дөрес дус сайларга ярдәм иттек. Кечкенә китапукучылар үзләренә дусны исерткечләр кулланмаучылар арасыннан эзләячәкләренә ышандырдылар.

       Зарарлы гадәтләр турында сөйләшүнең азагы һәрбер китапукучының сәламәт яшәү рәвеше сайлавы белән тәмамланды.