Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Шатлык ярминкәсе"Матурлык дөньяны коткара"

        “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” исемле китап күргәзмәсе эшләде. Эшче профессияләр сайлаучылар өчен  файдалы киңәшләр күп яңгырады. WORLLDSKILLS- 2019 дөнья чемпионаты да кызыксыну уятты.

         Башта китап укучылары үзләренә ошаган һөнәрләр турында сөйләргә мөмкинлек бирдек, алар үзара фикер алыштылар.

         Антон Павлович Чеховның  «Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә» дигән канатлы сүзләрен искә төшердек. “Матурлык” дигән зур төшенчә үз эченә нәрсәләр алганы хакында сөйләштек. Тышкы матурлыкның кеше тормышында зур әһәмиятен аңлаттык.

         Китапханәче чәчтараш  һөнәре, аның нечкәлекләре, өстенлекле һәм кимчелекле яклары  белән таныштырды. Югары квалификацияле чәчтараш Баширова Рузия Маратовна “Озын толым” конкурсы җиңүчеләренең чәчләрен төрле ысуллар белән үреп күрсәтте, шул ук вакытта чәчне тәрбияләүнең нечкәлекләрен аңлатты, йөзнең формасына карап прическа сайлау серләрен сөйләде. Теләүчеләр үзләре чәч кисүче кайчысын тотып манекинның чәчен кисеп тә карадылар, төрле прическалар ясадылар.

     Галстук бәйләү күнекмәләре белән таныштык. Катнашучылар үзләре галстук бәйләп карадылар. Интернет ярдәмендә шарф урауның күп төрле ысулларын өйрәндек. Семенов Данила кызларга төрлечә итеп шарфлар урады.

      Мастер- класслар арасында, эчке матурлыкны баету өчен  матурлык турында шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр  укыдык, мәкальләр әйттек, кыска хикәяләр яздык. Бирелгән өзекләрне укып, сәхнәләштереп карадык. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдык.