Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

«Һөнәре булган – уңган” исемле осталык дәресе

Максаты: Яшь китап укучыларга һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү, эшче профессияләр сайлауда ярдәм итү.

“Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” исемле китап күргәзмәсе эшләде.

Башта китап укучылары үзләренә ошаган һөнәрләр турында сөйләргә мөмкинлек бирдек, алар үзара фикер алыштылар.

Китапханәче тегүче һөнәре, аның нечкәлекләре, өстенлекле һәм кимчелекле яклары  белән таныштырды, бу һөнәрне кайсы уку йортларында алырга булганлыгы турында сөйләде.

Эшче профессияләр сайлаучылар өчен дә файдалы киңәшләр күп яңгырады. Лицейда, техник училищеда укуның өстенлекләре, WORLLDSKILLS- 2019 дөнья чемпионаты да кызыксыну уятты.

 Кайсы  һөнәр иясенә нинди фәннәр белән аеруча шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләштек.

Ахырдан  гади тегү күнекмәләре белән таныштык. Туры итеп тегәргә, тукыманы дөрес итеп кисәргә, инә һәм җепне сайлый белергә, оста итеп төймә тагарга өйрәндек, тегү машинасы белән эшләп карадык.