Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Викторина “Гөлләрем, гөлкәйләрем”

     Максаты: Урта мәктәп яшендәге  китап  укучыларга һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү, эшче профессияләр сайлауда ярдәм итү.

     “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”, “WORLLDSKILLS KAZAN- 2019», “Чәчәк атса гөлләрем, хушлана күңелләрем” исемле китап күргәзмәләре белән таныштык.

     Соңгы вакытта эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсе нык үсү, кайсы  һөнәр иясенә нинди фәннәр белән аеруча шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләштек. Теге яки бу һөнәрнең өстенлекле һәм кимчелекле яклары белән таныштык, һөнәрләргә багышлап эшләнгән буклетлар зур кызыксыну уятты.

     Аннары “Ялкын” журналларыннан төрле профессия кешеләренә багышланган язмалар белән таныштык.   

     Эшче профессияләр сайлаучылар өчен файдалы киңәшләр күп яңгырады. Лицейда, техник училищеда укуның өстенлекләре, WORLDSKILS- 2019 дөнья чемпионаты да кызыксыну уятты.

      Чәчәк үстерүче һәм флорист һөнәрләре турында кыскача аңлатма биргәч, викторинада катнашырга теләүчеләргә викторина сорауларын өләштек.

       Ахырдан ГӨЛЧӘЧӘК сүзенә кергән хәрефләрдән яңа сүзләр төзедек . Җиңүчеләрне билгеләдек, катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдык.