Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Көмеш кыңгырау – безнең белән!” матбугат сәгате

Китапханәче   “Көмеш кыңгырау” газетасының соңгы номерларына күзәтү ясады. 2019 нчы ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы. Шул уңайдан “Яшь профессионаллар яисә WorldSkills” исемле мәкаләне укып, Казанда узган VII Милли чемпионатта Татарстан җыелма командасы беренче урынны яулавы белән горурландык. Катнашучыларга кечкенәдән хезмәтне ярату киләчәктә эшче һөнәрләр сайларга ярдәм итәчәген төшендердек. Казанда 22-27 августта “Казан Арена”да  “WorldSkilsKazan2019” дөнья чемпионаты узачак, Татарстанлылар Россиянең җыелма командасына керәчәк дип куандык.

Балалар газета битләреннән үзләренә ошаган язмаларны кычкырып укыдылар .