Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Лекция “Җәһәннәм ишеге һәрвакыт ачык!”

         Урта мәктәп яшендәге китап укучылар өчен Наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә  каршы көрәш көне уңаеннан “Җәһәннәм ишеге һәрвакыт ачык”!”дип исемләнгән лекциянең максаты: китап укучыларда наркотиклар тарату һәм куллануның безнең җәмгыять өчен чит икәнлеген аңлату.

         Башта  26 нчы июньнең Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне икәнен билгеләп үттек, Без наркотикларга  каршы!” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык.

        Китапханәче  “наркотик”, “наркобизнес” төшенчәләрен аңлатма бирде, “Наркотикларның яшь организмга зарары” исемле лекция укыды. Ул соңгы вакытта наркоманиянең бөтен дөнья буйлап киң колач җәюен , наркодиллерларның үз максатларына ирешү өчен бер әйбердән дә тайчанмавын ачынып сөйләде , наркотикларны чиксез куллану аркасында бик күп яшьләрнең һәлак булганын , аннан да артыгы бик зур зыян күргәнлеген сөйләде. Тыңлаучыларны һәрвакыт игътибарлы булырга чакырды, күбрәк физик хезмәт белән шөгыльләнергә, спорт белән дус булырга, дөрес яшәү рәвеше алып барырга өндәде.

        Ахырдан фикер алышу булды.