Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

” Көмеш кыңгырау” газетасы көне

“Көмеш кыңгырау” газетасын безнең китапханәдә бик яратып укыйлар.

Җәйге ялларын авылда үткәрүче шәһәр балалары арасында  “Көмеш кыңгырау”  газетасының популярлыгын тагын да арттыру максатында Ак-Чишмә авылы китапханәсендә “Көмеш кыңгырау” көне”  уздырылды.

Обедка кадәр кечкенәрәк, соңыннан урта яшьтәге мәктәп  балалары  арасында “Көмеш кыңгырау” газетасы призына рәсем конкурсы уздырдык. Балалар барысы да бик тырышып рәсемнәр ясадылар.

Ахырдан  урта яшьтәге мәктәп  балалары  белән  “Көмеш кыңгырау” газетасы битләре буенча “сәяхәт” оештырдык. Балалар иҗат иткән шигырьләрне, әкиятләрне, ”Әдәби сәхифәләрне”,  “Ачык ишек” һәм “Кызыл юлдан” сәхифәләрен бик яратып укыды, балаларга “Файдалы киңәшләр”рубрикасы да бик ошады.

Балалар барысы да китапханәдән газетаны укырга алдылар, үзләре дә газетага язылырга теләгәннәрен әйттеләр.

“Сәяхәт”тә Нефтекамск, Нижнекамск, Яр Чаллы, Казан  шәһәрләрендә яшәүче балалар катнашты.