Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Йөгерек су, битемне чиста ю!” Әңгәмә- практикум

         Максаты: Тирә-юнь мөхитне саклауның әһәмиятен аңлату, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

         Яшьләр белән табигать күренешләре турында, һәрбер әйбернең үзара бәйләнеше хакында сөйләштек. Шушы бердәмлекнең өзелүе нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген билгеләп үттек.

         Тирә-юнь мөхитне саклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен нәрсәләр кирәклеге турында сөйләштек. Сулыклар, андагы тереклек ияләре, аларны саклау турында сөйләштек, сулыкларны саклау кагыйдәләрен атадык.

          Ак-Чишмә авылының Зарыйф чишмәсенең  тирә-юньне чистарттык, тотынгычларны буядык.