Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

“Ач, Шигърият, серләреңне!” исемле шигърият сәгате

Китапханәче Сания Әхмәтҗанованың тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Шагыйрәнең “Балачак баланнары” исемле китабыннан туган-як, әти-әни, кардәшлек һәм дуслык турындагы шигырьләрен кычкырып укыдык.

Түгәрәк өстәл янында сөйләшү “Оста актёр, уңышлы драматург”

Китапханәче Гафур Каюмовның 1959 елның 2 мартында Арча районы Яңа Сәрдә авылында туу, аның тормыш юлы, башкарган хезмәт вазыйфалары турында сөйләде. Каюмов – алга караучы, тормыш ваклыкларын йөрәгенә якын алучы, җаны гел талпынганга иҗади исеме Мосафир булуы хакында да билгеләп үттек.

Викторина “Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел!”

Китапханәче бәйрәмнең тарихы һәм максаты белән таныштырды. Укытучы Сабирҗанова Х.Ф. Габдуллы Тукайның "Туган тел" шигырен сөйләде. Кечкенә китап укучыларга электрон презентация ярдәмендә татар халык мәкальләренең бер өлешен укып, икенче өлешен кәгазь битенә язарга, табышмакларның җавапларын табарга, татар халык әкиятләреннән өзекләр тыңлап, әкиятләрнең исемнәрен ачыкларга туры килде.

“Тәгәри китте йомгагым” дип исемләнгән фольклор кичәсе

Китапханәче бәйрәмнең тарихы һәм максаты белән таныштырды. “Тәгәри китте йомгагым” дип исемләнгән фольклор уенында халкыбызның авыз иҗаты белән таныштык, әкиятләрдән өзекләр укып, әкият исемнәрен ачыкладык, бәетләр, риваятьләр тыңладык, табышмакларга җаваплар эзләдек, мәкальләрне хәтеребездә яңарттык. “Йөзек салыш” уены уйнаганда халкыбызның сынамышлары, санамышлары, алдавычлары, мавыктыргычлары, тизәйткечләре белән таныштык.

“Гаиләм - җылы учагым” исемле тәрбия сәгате

Китапханәче “Тату гаилә-ил күрке” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Ак-Чишмә авылында 69 ел бергә яшәгән Гариповлар үрнәк гаиләсенең бәхетле гаилә серләре белән таныштык.

Яңа ел әкияте "Яңа ел, түрдән уз!"

Безнең бәйрәмебездә Ашытбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашу үзе бер Яңа ел могҗизасы булды. Ак-Чишмә һәм Наратлык авыллары халкы иркенләп күңел ачты.

“Без наркотикларга каршы” исемле китап күргәзмәсе

Китап күргәзмәсендә наркомания турында фәнни-популяр китаплар, вакытлы матбугатта чыккан язмалар, сәламәт рәвеше алып барырга өндәүче язмалар, яшь китап укучылар ясаган тематик рәсемнәр белән танышырга мөмкин .

Ак-Чишмә һәм Наратлык авыллары гражданнары җыены «Авылым, авылкаем!».

Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Хәбибуллин Рәдис Харисович 2023 елда гражданнардан җыелган үзара салым акчасының тотылышы буенча хисап тотты. 2024 елга башкарыласы эшләрне барладык, авылдагы яшәеш буенча һәр катнашучы үзен борчыган сорауларга җаваплар алды.

"Минем әти - иң яхшысы!" дип аталган тәрбия сәгате

"Минем әти - минем горурлык" исемле китап күргәзмәсенә куелган, балалар өчен язылган әдәби әсәрләрдән әтиләр турында хикәяләр, шигырьләрне кычкырып укып, һәрбер әтинең характерларын ачыклап, уңай һәм тискәре якларын билгеләп бардык.

Очрашу кичәсе "Гомер көзләренә кергәндә"

Ак – Чишмә авылы китапханәчесе Мөхәммәтдинова Халидә бәйрәмгә дип килгән өлкәннәрне үз исеменнән, “Ак-Чишмәнең ак калфаклары” клубы членнары исеменнән Өлкәннәр көне белән ихлас котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде

Очрашу кичәсе "Бер күрешү - үзе бер гомер"

Мәктәптә төрле елларда укыткан укытучылар мәктәп коллективының бик эчтәлекле музыкаль чыгышларын карадылар, мәктәп тарихын , һәр укытучының Ак-Чишмә мәктәбендәге эшчәнлеге турында ишеттеләр.

Мәгълумати-белешмә сәгать "Онытырга хакыбыз юк!"

Информацион-белешмә сәгать “терроризм” сүзенә аңлатма бирүдән башланды, укытучы Сабирзянова Х.Ф. террорчылар бөтен дөнья халыклары арасында дуслыкны таркату , кешеләрне бертуктаусыз курку хәлендә тоту, аерым дәүләтләрнең яки кешеләрнең материаль байлыгына зыян салу максатында шулай эшләвен бик яхшылап аңлатты.

Брейн-ринг “Тарихың бай, туган төбәгем!”

Ике команда өчен дә бер үк сорау яңгырады, кайсы команда беренче җавап бирә, аңа бер очко языла. Уен өч турдан торды, һәр тур командаларның берсе биш очко җыйганчы дәвам итте.