Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау...

 Cоңгы кыңгырау, соңгы чыңлау... Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларын зур тормыш юлына озата. Бу кыңгырау чыңы – аларның кадерле укытучылары, сыйныфташлары белән аерылу авазы да.    Кадерле балалар, уку елы тәмамлану уңаеннан иң ихлас теләкләрне кабул итегез. Барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын телим: укуыгызны дәвам итәргә, югары уку йортларына укырга керергә, тормышыгыз сез теләгәнчә булсын, әти-әниләр һәм укытучылар сезнең белән горурлана алсын.  Яшьлегегезнең кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын. Кайда гына белем алсагыз да, нинди генә уңышларга, дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, туган авылыгызны, мәктәбегезне, дусларыгызны, үзегезне тәрбияләп үстергән әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны онытмагыз! Хәерле юл сезгә!

Кадерле укытучылар! Зур иҗади хезмәтегез өчен, авыр һәм сөенечле тагын бер чыгарылыш укучылары өчен зур  рәхмәт сезгә!!!