Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Хәсәншәех мәктәбе укчылары “Россия укучылар хәрәкәте” сафларына бастылар

20 май көнне  Хәсәншәех мәктәбендә 7 нче сыйныф укучыларын “Россия укучылар хәрәкәте” балалар-яшүсмерләр оешмасына кабул итү тантанасы узды. Оешма 2015 елның 29 рктябрендә Россия Президенты Указы белән булдырыла. Әгъзалык 8 яшьтән рөхсәт ителә һәм ирекле булып тора. Балалар-яшүсмерләр оешмасы әгъзасы булу-ул бөтен җирдә алда булу, Ватанга мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәм белемгә омтылыш, намуслылык һәм вөҗданлык, тыйнаклык, тәртиплелек һәм иптәшлек тәрбияләү. Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең хәрәкәт үсешенә үз өлешен кертә һәм аның лаеклы активистлары булачак яңа катнашучыларын котлыйбыз!