"Сезгә таныш Пушкин" Район күләм бәйге
Арча үзәк китапханәсе 2019 елның 1 февраленнән 20 маена кадәр "Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесе китапханәләре арасында иң яхшы китап күргәзмәсе буенча конкурс игълан иткән иде. Конкурсның максаты-китапханәчеләрнең һөнәри осталыгын стимуллаштыру, район китапханәләрендә күргәзмә эшчәнлеген алга этәрү, материал бирүнең заманча формаларын куллану. Конкурста барлык авыл китапханә-филиаллары катнаша. Бу конкурс эшенә безнең китапханә “Сезгә таныш Пушкин” дип аталган китап күргәзмәсе, “Пушкинның иң танылган әсәрләре” астында тәкъдим исемлеге, презентация һәм күргәзмәгә обзор әзерләде.