Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

8 ел гомерен, яшьлеген бирә ул солдат хезмәтенә

Җиңү бәйрәме-минем иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе. Чөнки минем әтием сугыш ветераны иде. Ул, Гыйльметдинов Харас Сәхабетдин улы, 1926 елда Аксубай районы Шәрбән авылында туган. Шәрбән җидееллык мәктәбендә белем алып, аны “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлый. Аңа укуын дәвам итәргә туры килми. 1941 елгы Бөек Ватан сугышы башлана. Башта  әтиләре Сәхабетдин китә фронтка. Бер ай хәрби һөнәргә йөрәткәч, алты авылдашны турыдан –туры фронтка-Мәскәүне сакларга озаталар. 1941 елда Мәскәү өчен барган каты сугышларда алар батырларча һәлак булалар.1942 елда әти абыйсы Әгъламне фронтка озата. Озакламый абыйсының да сугышта үлүе турында хәбәр килә... Әти 17 яшендә, 1943 елның февралендә армия сафларына алына. Ул Ерак Көнчыгышта   393 нче мото-укчы дивизиясендә сержант дәрәҗәсендә хезмәт итә. Аңа солдат киеме килешеп тора, яшь булса да физик яктан таза, буе-сыны белән дә башка солдатлардан аерылып тора. Көннәр, айлар үтә.... Командир яхшы хезмәт итүен, тырышлыгын искә алып, аңа “Мастер-механик” исеме бирә. Әле сугышлар дәвам итә, димәк, кайтырга күренми. 1945 елны аларны Манчьжурия-Кытай җирләрен японнардан чистартырга, аяусыз сугышларга китереп кертәләр. Солдат тормышында төрле хәлләр була. Күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз  дә очрашалар, суык диңгез суында да йөзәләр. Ни кызганыч, кайбер иптәшләре, дуслары чит җирләрдә һәлак булып кала. Әти аларны бик әрнеп искә ала иде.1951 елда гына кайта туган авылына, 8 ел гомерен, яшьлеген бирә ул солдат хезмәтенә. “Японияне җиңгән өчен” медале, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Хезмәт ветераны” һәм күп санлы медальләр белән бүләкләнә ул. Безнең әти үтә дә гадел кеше, һәр нәрсәне уйлап эшли , үз сүзендә нык тыручан иде. Аз сүзле, туры сүзле иде. Колхозда склад мөдире, ферма фөдире, төзү бригадысы бригадиры һәм башка җаваплы эшләр башкарды. Бик күп еллар тикшерү комиссиясендә рәислек итте. Лаеклы ялга чыккач та эле байтак еллар эшләде бу эшендә.  Әти белән әни 49 ел бергә яшәп,  5 бала тәрбияләп үстерделәр.Авыл халкы әтине әле бүген дә яратып, сагынып, хөрмәт белән искә алалар. Без әтиебез белән бик горурланабыз!  Әлеге язмам әтиебезнең изге рухына  дога булып ирешсен иде!