Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Снайпер Әхмәтҗанов Котдус" Истәлек-хатирә

Менә тагын җиргә яз килде. Халкыбыз өчен быелгы яз 74 нче тапкыр тынычлык , иминлек язын, Җиңү язын бүләк итә. Бөтендөнья орышында катнашкан, фронттамы, тылдамы, һәркемнең якты истәлеге йөрәкләрдә мәңге сакланыр!

Ул дәһшәтле елларда Хәсәншәех авылы да өч йөзгә якын батыр уллары, кызларын сугышка озаткан, шуларның 171 әйләнеп кайтмаган. Бөек Ватан сугышында катнашып, искиткеч батырлыклар күрсәтеп, орден-медальләргә күмелеп кайтучылар да шактый. Бүгенге язмамда шуларның берсе-кече сержант, сугыштан бик күп яралар белән кайтып, аннан соңгы гомерен авыл хуҗалыгы хезмәтенә багышлаган снайпер Әхмәтҗанов Котдус Әхмәтҗан улы  истәлекләре белән таныштырырга булдым. 

-Мин, Әхмәтҗанов Котдус, 1923 елның 27 гыйнварендә туганмын. 1942 елның 27 нче мартында армиягә Балтач военкоматыннан китеп, 1274 нче  номерлы укчы полкында 12 көн запасной частьтә булып, үзем теләп сугышка киттем. 1 нче Украина фронтының 384 нче укчы дивизиясендә снайпер взводына язылдым. Өч ай буена оборонада торып, 55 фашистны теге дөньяга озаттым. “Согласно приказу №18 (13.04.44)” “Младший сержант” званиесе бирделәр һәм “За отвагу” медале белән бүләкләделәр. “Красноармеец дигән газетада “Снайпер из Татарии” дигән мәкалә астында язып чыктылар. “Кызыл Йолдыз” ордены бирергә карар чыгарганнар иде, командаир составлар сафтан чыкканлык белән аны алырга туры килмәде, шунда үзем дә каты яраланган идем. 1943 нче елда Северо-Западный фронтта 1 нче гвардия мотострелковый бригадада сугыштык. Белоруссияне немецлардан азат итүдә тулысынча катнашып, Белруссяинең баш шәһәре Минскины алдык. Белоруссияне азат иткәндә 5 тәүлек көн-төн ялсыз, йокысыз сугыштык, һаман алга бардык. Немецлар чигенгән вакытта авылларны, шәһәрләрне яндырып чигенделәр. Азык, корал складларын яндырдылар, ләкин без моңа карамадык, дошманга бирешмәдек.1943 елның җәендә командир составлар сафтан чыгу сәбәпле, ике ай командир булып хезмәт иттем. Каты сугышлар барган чакта икешәр көн ашамыйча ялгыз сугышырга туры килде. Ротада 7-8 солдат калып сугыша идек. Немец самолеттан буш бочкалар һәм тураган рельслар яудыра иде. Шушы сугышларда йөргән чакта биш мәртәбә яраландым, ике мәртәбә пуля тиеп, өч мәртәбә осколочный яра алдым.1944 елның июнь-июль айларында Польша республикасын азат итүдә катнашып, Германия границасына 7 километр кала каты яраланып, госпитальгә эләктем. Алты ай срок белән өйгә кайтардылар. 1944 елның 5 нче ноябреннән колхозда кладовщик булып эшли башладым.Бер гаиләдән өчәү чыгып киткән идек. Ике абыем сугыш кырында ятып калды, Әхмәтҗанов Фәрит, Шәкүр. Сугышта күргәннәрне язып бетерә торган гына түгел һәм сөйләп тә бетереп булмый.Сугыш һәм хезмәт ветераны Котдус ага гомеренең соңгы елларын улы, килене тәрбиясендә гомер кичереп, 82 яшендә вафат булды. Батыр якташыбыз Әхмәтҗанов Котдус Әхмәтҗан улы авылыбыз горурлыгы.