Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Хезмәткә-хөрмәт” Хезмәт кешеләрен хөрмәтләү кичәсе

Бездә 1 Май-Яз һәм хезмәт бәйрәмен зур бәйрәм буларак билгеләп үтү күркәм гадәткә әверелде. Шушы уңайдан  узган “Хезмәткә-хөрмәт” дип аталган чарабыз, үзебез яшәгән җирлектәге үз эшенең чын осталары булган, төрле тармакларда хезмәт куйган авылдашларыбызга багышлап үткәрелде. Авыл үзешчәннәре көче белән куелган матур һәм эчтәлекле бәйрәм кичәбез тамашачы күңелендә җылы хисләр, матур истәлекләр калдырды.

.