Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Без Тукайны укыйбыз” Шигьри марафон

Апрель-бөек шагыйрь, буыннар шагыйре Габдулла Тукайны искә алу, аның иҗатын барлау ае.  Без елның елында Габдулла Тукайны зур хөрмәт белән искә алабыз. 23 апрель көнне Хәсәншәех мәдәният йортында Габдулла Тукай иҗатына багышлап уздырылган “Без Тукайны укыйбыйз” дип аталган чарабыз бик күркәм бәйрәм булып килеп чыкты. Балалар үзләренең сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре, матур итеп җырлаулары белән сокландырдылар. Бик кызыксынып Тукай әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнарны карадылар. Аларга да, безгә дә әлеге бәйрәм бик ошады.