Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Талантлы балалар” Концерт

Сәләт-ул бүләк. Безнең авылда сәләтле балалар бик күп. Җырлыйлар да, бииләр дә, сәнгатьле итеп шигырь дә укыйлар. Безнең талантлы балалар мәдәният йорты сәхнәсендә бик бай һәм кызыклы концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Чара барышында алар тамашачыга искиткеч концерт номерлары күрсәттеләр: “Шигырь минем йөрәкләрдә” район конкурсында катнашучылар шигырьләр уку белән сөендерделәр, җырчылар матур җырлары белән кәефне күтәрделәр, бию төркемнәре үзләренең биюләре, концерт программасын алып баручылары үзләренең  алып бару осталыгы белән шаккаттырдылар.  Ә тамашачылар йөзендә канәгатьлелек хисе, күзләрендә соклану һәм ярату.