Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Мин татарча сөйләшәм” Акция

“Мин татарча сөйләшәм” республика акциясе 21 февральдән 26 апрельгә тиклем дәвам итә. Әлеге акция кысаларында бүген, 9 апрель көнне, Хәсәншәех мәктәбе укучылары һәм укытучылары  авыл китапханәсенә килделәр. Туган телебезнең бөеклеген, көчен, матурлыгын күрсәтүгә багышланган элеге чарабызда алар китапханәгә килгән өлкәннәребез белән түгәрәк өстәл артында очраштылар. Укучылар матур итеп ана телендә шигырьләр укыдылар, бергәләп “Туган тел” җырын башкардык.