Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Кул эшләре тылсымы» Кызыксыну клубы

Хәсәншәех авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Кул эшләре тылсымы”  дигән кызыксыну  клубы эшли башлады. Кул эшләре бөтен планетада иң борынгы сәнгатьләрнең берсе. Табиблар кул эшләре психик, физик һәм эмоциональ кәефне яхшырта, дип саный. Кул эшләре клубы аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга, китаплар укырга, укылган китаплар турында фикер алышырга мөмкинлек бирә. Ике сәгать сизелмичә дә үтеп китә. Клуб үз эшен күптән түгел башлады. Очрашулар атнага ике тапкыр уза. Клуб программасы  клубның барлык әгъзалары да китапханә, мәдәният йортлары белән кызыклы массакүләм чаралар оештыруда һәм үткәрүдә катнашуны, мастер-класслар үткәрү һәм иҗади эшләр күргәзмәләрен оештыруны максат итеп куя. Клубка рәхим итегез!