Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Туган көнең белән, Китап!” Танып-белү маршруты

Хәсәншәех авыл китапханәсендә "Туган көнең белән, Китап!" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Стендта укучылар быел түгәрәк дата, йөз елдан артык юбилейларын билгеләп үтүче басмалар белән таныша алалар. Күргәзмәдә иң борынгы китап-Уильям Шекспирның «Два веронца», «Бесплодные усилия» комедияләре,  «Лукреция» поэмасы, «Тит Андроник» трагедиясе 425 еллыгын билгеләп үтә. Инглиз язучысы Даниель Дефоның атаклы романы “Робинзон Крузо” беренче тапкыр 300 ел элек дөнья күргән иде. Берничә дистә елдан соң да, Робинзон Крузо маҗаралары һаман да укучыларны кызыксындыра. Тагын бер озын гомерле китап-И.А.Крылов 210 ел элек “Баснялары"ның беренче аерым басмасын бастыра. Дания язучысы һәм шагыйрь Г. Х. Андерсенның “Кар патшасы" әкияте-дөнья әдәбиятының иң дулкынландыргыч әкиятләреннән берсе. Абыйсын бәладән коткарырга әзер булган кечкенә Герда тарихы  беркемне дә битараф калдырмый. Шулай ук сез  биредә безгә кадерле булган башка бик күп басмалар белән  таныша аласыз. Кадерле укучылар, сезне китапханәгә көтәбез!