Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Бәйлибезме?” Мастер-класс

Безнең китапханәдә мастер-класслар үткәрү матур гадәткә әйләнде. 22 март көнне китапханәдә мунчала бәйләү буенча “Бәйлибезме?” дип аталган мастер-класс үтте. Безнең талантлы һәм иҗади укучыларыбыз күп. Крючок белән мунчала бәйләү буенча Галиева Резидә әнә шундый оста булып чыкты. Ул бик теләп гади бәйләү элементларын аңлатты һәм осталык хәйләләре белән уртаклашты. Һәр катнашучы кызыклы тәҗрибә, яхшы кәеф алды. Очрашу ахырында алар өйдә уку өчен китап, журналлар алды.