Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Безнекеләр” Люция Хәсәнова белән очрашу кичәсе

Табигатьнең иң гүзәл почмагында урнашкан Хәсәншәех-Арча районында иң төзек һәм зур авылларның берсе. Исемнәре республикага мәгълүм бик күп шәхесләргә олы юлга чыгарга җегәр, көч-күәт биргән бу авыл. Бүген сүзебез, татар сәнгатенең күгенә күтәрелгән, Татарстанның атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Хәсәнова Люция Барый кызы турында.  Табигать тарафыннан аңа челтер чишмәләр моңы күчкән, рухны иркәли, җанга дәрт бирә торган  гүзәл тавыш бүләк ителгән. Аның “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе фондында 100 артык җыры бар. Аның күңеле бай, аның белән аралашуы җиңел... 18 март көнне Сара Садыйкова, Заһид Хәбибуллин кебек танылган композиторларның мәктәбен узган Хәсәншәех кызы Люция Хәсәнова белән искиткеч җылы, бай эчтәлекле очрашу кичәсе булып үтте.  Хәсәншәех мәктәбенең актлар залында узган бу очрашу барыбызның да күңелләрендә якты эз калдырды һәм һәркем күңелендә матур истәлек  булып сакланыр.