Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Мин сугыш турында китаплар укыйм... Ә син? Күргәзмә-чакыру

Хәрби-патриотик тема безнең китапханә эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрдән булып тора. Китапханәнең массакүләм эш алымнарынынан берсе-әдәбиятны пропагандалау. Бөек Ватан сугышы-бөтен халык язмышында үзәнчәлекле дата. Аңа багышлап китапханә “Мин сугыш турында китаплар укыйм... Ә син?" дип аталган китап күргәзмәсе әзерләде. Безгә сугышның никадәр җәфа, авырлыклар алып килгәнлеген аңларга, сугыш чорын, сугыштан соңгы тормышны тасвирлап биргән әсәрләр ярдәм итә. Без элеккегечә, укучы яратып кабул иткән, вакыт сынавын узган, классикага әйләнгән  Н.Даүли, Г. Бәширов, Г. Әпсәләмов, Х. Камал, М. Мәһдиев, А. Гыйляҗев,    Ә.Еники, В. Астафьев, В. Быков, К. Симонов, К.Воробьев, Б. Васильев һәм башка язучылар әсәрләрен тәкъдим итәбез.  Кадерле укучылар, сезне  китапханәдә көтеп калабыз!