Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Батарейка тапшыр-керпенең гомерен сакла!" Экологик акция

Хәсәншәех авыл китапханәсендә 1 февральдән 5 июньгә кадәр үткәрелә торган "Батарейка тапшыр-керпенең гомерен сакла!" экологик акциясе дәвам итә. Акция калдыкларны дөрес утильләштерүгә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга, гаилә укуын алга этәрүгә, иң актив һәм иҗади укучы гаиләләрне ачыклау һәм бүләкләүгә юнәлтелгән.  Акциядә балалар да, өлкәннәр дә бик теләп катнаша. Иң актив катнашучылар-Хәсәншәех мәктәбе укучылары һәм укытучылары. Акциядә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!