Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Һөнәрләрнең була төрлесе" Күргәзмә

Хәсәншәех авыл китапханәсе эшче һөнәрләр елы кысаларында “Һөнәрләрнең була төрлесе"  дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Анда иң популяр һөнәрләр турында китаплар тәкъдим ителде. Дөньяда 50 меңнән артык һөнәр барлыгы билгеле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең һәвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була...

Гаҗәеп һөнәрләр дөньясына рәхим итегез! Архитекторлар нәрсә белән шөгельләнә? Иң тәмле кабартманы ничек пешерергә? Ничек итеп тиз генә төрле салатлар әзерләргә? Матур итеп чәчне ясарга? Җәйге матур күлмәкләр тегәргә һәм башкалар. Боларның барысын да күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар ярдәмендә белергә була. Бу китаплар белән танышырга тәкъдим итәбез һәм сезне китапханәгә көтәбез!