Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Фольклор иленә сәяхәт” Фольклор кичәсе

Хәсәншәех авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре С.Т.Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен Ульяновск өлкәсе китапханәсе оештырган "Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз» Бөтенроссия акциясендә катнашып мәктәпкәчә яшьтәге укучылар өчен “Фольклор иленә сәяхәт” дип исемләнгән фольклор кичәсе оештырды. Балалар фольклор иленә сәяхәт кылып  "Чума үрдәк, чума каз", "Миннебай", "Түбәтәй", "Алтын капка", “Утыр, утыр, Мәликә”, “Күрсәт әле үскәнем” кебек җырлы-биюле уеннар уйнадылар. Балаларга бу татар халык уеннары бик ошый. Әлеге очрашуыбыз бик матур, эчтәлекле  үтте. Татар халкының күңелле һәм кызыклы уеннары бик күп. Киләсе очрашуларда без һичшиксез аларын да уйнарбыз дигән теләктә калдык. Кичәбез инде күптән татар халының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Әлеге акциягә китапханәдә “Татар халык иҗаты” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.